«Япония: сихри һәм серле»: япон мәдәнияте сәгате (12+)

Япония нәрсә соң ул? Ул Япон диңгезе, сакура, самурайлар, кызыклы архитектура, үзенчәлекле мәдәният. Бу турыда һәм тагын башка бик күп нәрсәләр турында уртанчы сыйныфлылар 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре уздырган япон мәдәнияте сәгате вакытында белде. 

Час японоской культуры
фото 1.Япония
фото 3 япония
фото япония 4
фото2 Япония — копия
Япррр

Очрашу тылсымлы япон мотивлары яңгыравыннан башланды, ул барысын да гаҗәеп кояш чыгышы иле Япониягә – шагыйрьләр һәм чәчәк атучы сакура, затлы гүзәлләр һәм кырыс рух дөньясына алып кереп китте. Очрашуда катнашучылар картада Япониянең кайда урнашуын, аның нинди океан һәм диңгез белән юылуын, кайсы илләр белән күрше булуын ачыклады, шуннан соң «Дөньяга таныш Япония: тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре» презентациясе ярдәмендә кояш чыгышы иле буйлап сәяхәткә кузгалды, анда аның тарихы һәм мәдәни мирасы турында белде. 

Чарага килүчеләр архитектура, рәсем сәнгате, театр, музыка үзенчәлекләре белән таныштылар, кыю самурайлар, матур Сакура, көчле Фудзияма вулканы, япон кухнясы, кимоно традицион киеме  турында мәгълүматлар алдылар. Укучыларга япон алфавитының 2000 иероглифтан торуын, һәр япон мәктәбе чыгарылыш укучысы нәкъ менә шулкадәр иероглифны истә тотарга һәм яза белергә тиеш икәне турында белү бик кызыклы булды, сәламләү һәм саубуллашу сүзләрен өйрәнделәр. Чәй эчү йоласы да балаларның күңеленә хуш килде, кайберләре хәтта өй шартларында үтәп карарга булды. Чара яшь cәяхәтчеләргә чын-чынлап әлеге серле ил атмосферасына кереп чумарга һәм борынгы цивилизациянең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышырга ярдәм итте. Һәркем Япония мәдәниятендә үзе өчен нинди дә булса кызыклы яңалык тапты. Менә шулай япон колориты белән бизәлгән очрашу көнчыгышның үзе сыман балкып һәм кызыклы булып узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: